Оҗмах кошы булып сайра, Хәния
Синең җырларың күңелгә,
Йөрәккә иде дәва,
Тетрәндергеч хәбәрдән
Кысылды сулар һава.
Чияле тауларга илттең,
Җыйдырдың көзен балан.
"Авыр чакларда,бирешмә,
Түзәрсең, - дидең,- балам".
Әлдермешнең чишмәсеннән
Күрмәсәк тә су эчтек,
Синең белән җырлар аша,
Сулар, диңгезләр кичтек.
Бәхетле яшәде җирдә,
Моңнары мәңге сүнмәс,
Халкыбызның
күңелендә,
Җырлары яшәр үлмәс.
Күкрәп, җырлап яшәр...